Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 0.900 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. тр Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүмати җәмгыятьне үстерү буенча Идел буе федераль округы субъектларының тырышлыкларын берләштерү тәкъдиме белән чыгыш ясады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  2. Ул ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә барлык төбәкләр дә диярлек дәүләт хакимияте органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан программалы тәэмин ителеш системасын эшли. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  3. субъектларда куелган бурычларны гамәлгә ашыру төрле этапта, шунлыктан, Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, төбәкләр конкрет юнәлешләр: электрон документлар әйләнеше, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү һәм башкалар буенча уңышлы тәҗрибә белән алмашып, бер-берләренә файдалы була алыр иде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  4. Бу хакта Татарстан Дәүләт советының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге хәбәр итә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  5. Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта Татарстан мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру буенча алдынгы позицияне били. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  6. Министрлык һәм ведомстволар арасындагы барлык документлар әйләнеше диярлек электрон рәвештә башкарыла. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  7. Республикада “Электрон Татарстан” төбәк системасы гамәлдә, аның ярдәмендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон форматка күчерелә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  8. Татарстан берничә субъект белән беррәттән универсаль электрон караталар эшләп чыгарыла башлаган сынау төбәге санала. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  9. Дәүләт советы Рәисе Ассоциация буенча коллегаларын мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Татарстан тәҗрибәсе белән танышырга чакырды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  10. Фикер алышу нәтиҗәләре нигезендә әлеге мәсьәлә буенча округ кысаларында төбәкләрнең тырышлыкларын берләштерүнең максатка ярашлылыгы турында карар кабул ителде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/